«Хуш киләсең Сөмбелә» аралашу сәгате

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә, елның иң матур фасылы – көзгә багышланган «Хуш киләсең Сөмбелә» дип исемләнгән  чара узды. Татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре кунакларны көз турында кызыклы фактлар белән таныштырды, көз билгеләре, халык гореф-гадәтләре,  «Сөмбелә» бәйрәме турында сөйләде. Чарада чынлап та җылы һәм иҗади атмосфера хөкем сөрде. Тәҗрибәле бакчачылар һәм табигать сөючеләр бер-берсе белән җимеш, яшелчә һәм чәчәкләр үстерү серләрен ихлас бүлештеләр. «Алтын көзгә сәяхәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе  белән кызыксынып таныштылар. Программаның аеруча истә калырлык моменты — балалар  өчен үткәрелгән мастер‑класс булды, алар көзге яфраклардан рәсемнәр ясадылар, гади генә яфраклар гаҗәеп композицияләргә әверелде. Һәр бала эшенә үз фантазиясеннән бер өлеш салды, шуңа күрә барлык эшләр үзенең килеп чыгышы буенча төрле булды.

 

Добавить комментарий