6 октябрь көнне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында, өлкәннәр көненә багышланган «Кадерле сез! Хөрмәтле сез! » дип исемләнгән бәйрәм үттте. Еллар үткән саен Халыкара өлкәннәр көне күпләрнең күңеленә хуш килерлек һәм йогынтылы чаралары белән үзенең кирәклеген ныграк дәлилли. Бу чаралар, соклангыч түземлелек һәм яшьләргә үрнәк булырлык яшәү рәвеше алып барган өлкәннәребезгә бөтен халыкның ихтирамын белдерү билгесе булып тора. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән өлкән буын вәкилләрен шушы матур бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. Кунаклар яшьлек җырларын искә төшерде, төрле уеннар һәм бәйгеләрдә катнаштылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.



