«Татарстан- минем Республикам» танып – белү уен программасы

19 август көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Ишегалды лагере» балалары  өчен, «Татарстан — минем Республикам»   дип исемләнгән танып – белү уен программасы үткәрде. 30 август Татарстан Республикасы көне. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кайгыртучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт — болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә. Китапханәчеләр балаларга  Республикабызның төп символлары булган флаг, герб турында сөйләделәр, туган якка багышланган шигырьләр укыдылар. Чарада катнашучылар республикабызга багышланган викторина сорауларына, кызыклы табышмакларга җаваплар бирделәр, төрле хәрәкәтле уеннарда  катнаштылар.

Добавить комментарий